Техника торышы – уңыш нигезе

Авыл хуҗалыгы

27.01.201808:01
Соңгы елларда машина-трактор паркларында югары җитештерүчәнле яңа техника төрләренең  арта баруын  күрәбез.  Бу сөенечле хәл, әлбәттә. 
Чөнки  мул  уңышлы басу  эшләрен  вакытында һәм югары сыйфатлы итеп башкару   яхшы техникага бәйле. Моны “Базы” җәмгыятенең  игенчеләре һәръелдагыча  үз  тәҗрибәләрендә  сынадылар. Җәмгыятьнең  алтынчы Рапат  бригадасында 5 мең  гектарга якын  авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге  җирләр исәпләнә. Шуңа да язгы кыр  эшләрен мөмкин  кадәр тиз һәм сыйфатлы башкару өчен  техниканың  төзеклеге бик мөһим.  Машина-трактор  паркының  капка төбенә  килеп  туктау белән иң беренче  территорияне әйләндереп алган, көмеш төскә  буялган  сетка-коймалар, уң яктагы мәйдандагы тигез  сафларда чиста һәм ак  тәгәрмәчле комбайннар, тагылма инвентарьлар игътибарны җәлеп  итте.  Бригада инженеры Радик Гайнетдиновның сүзләренә  караганда, эштән бушаган һәр  техника: 6  культиватор, 8 тырма, 1 чәчү  комплексы һәм өчәр чәчү, кәтүкләү агрегатлары тутыкка каршы сыекча  белән эшкәртелеп, ГОСТ таләпләренә  ярашлы мәйданчыкка урнаштырылган. Техниканы кадерли беләләр икән монда, дигән уй туа. Ремонтчы механизаторлар белән сөйләшкәч, бу фикернең  хаклыгына ышанасың. Кыр  эшләре төгәлләнү белән тәҗрибәле осталар  Әнфак  Кәримов һәм Илдус Гарифуллин тырмаларны да төзәтеп, әзерлек сызыгына куйганнар.
–Җир эшкәртү техникаларыбыз чәчүгә  күптәннән, көздән үк әзер  инде.  Барлыгы бригадада төрле маркадагы 21 трактор  исәпләнә.  Аларның  агрегатларына сервис остаханәләре шартларында ремонт  үткәрү кыйммәткә  төшә.  Шуларны уйлап, биредә  эшләүче  слесарь, эретеп  ябыштыручы, механизаторлар катлаулы агрегатларны да үз  көчләре белән көйләргә тырышалар.  Техника төрләре  габаритлы, егетләр бер-берсенә  ярдәмләшеп, дус эшлиләр. Әлбәттә, алар  сыйфат  турында да кайгырта, чөнки  ул  авыл хуҗалыгы машиналарын үзләренә  файдаланырга туры киләчәк, – диде Радик Миңнехан улы.
Бүгенге көндә  остаханәдә тракторларның  соңгылары ремонтлана.  Механизаторлар  һәр  детальне энә  күзеннән үткәреп, кимчелекне таба һәм төзәтүгә ирешәләр. Теләсә  нинди механизм да иртәме-соңмы сафтан  чыга. Болай да  эш  күләме  зур  булган  авыл  хуҗалыгы техникасын  вакытында карарга һәм төзәтергә  кирәк.  “Үз  кулың  аша үткәч,  ышанычлырак бит”, – диләр егетләр. Слесарь-көйләүчеләр Ранис Габдулганиев, Ригат  Хәмидуллин күп   җиһазларны оста итеп  ясап-көйләп, техника   ремонтлауда  күпме вакытны һәм чыгымны янга калдыралар.  Шулай ук  тәҗрибәле эретеп  ябыштыручылар  Илгиз  Сәмигуллин, Мансур  Батыров тырышлыгы белән күпме “корыч атларга” яңадан җан  өрелгән.  Ремонт  өчен биредә  шартлар әйбәт – остаханәдә  җылы, якты, запас частьлары бар. Бригаданың  техник базасы җәмгыятьтә куәтлеләрдән санала.  Шулкадәр трактор  һәм агрегатларны язгы кыр  эшләрендә   сынатмый  эшләтү өчен  һәркайсы җентекле тикшерү үткән.  Биредә  хезмәт салучы  механизаторлар һәм белгечләр бөтен  җаваплылыкны тоеп  эшлиләр дә.  Аның шулай  булуына без  тагын бер  кат  инанып кайттык.

Гөлүсә Фәрвәҗева


0
40


0
Оставить комментарий