Гомер үтү – урам кичү түгел

03.02.201808:02
29нчы гыйнвар көнне Иске Калмаш авыл биләмәсендә яшәүче Әнисә Зыязетдин кызы Янбухтинага  90 яшь тулды. 
Аны шушы олы юбилее белән тәбрик итәргә район ветераннар советы рәисе Радис Сәрвәров, Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Альберт Макулов, авыл ветераннар советы рәисе Айсылу Сәлимгәрәева, авыл старостасы Айсылу Баһаветдинова, авылның “Ак инәйләр оешмасы” җитәкчесе Лүзә Байбакова килде. 
Радис Дәрсәләм улы юбилярга изге теләкләрен җиткереп, аңа Русия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырды. Альберт Макулов  Әнисә апага муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеевның изге теләкләрен җиткереп, шулай ук котлау хаты һәм бүләген бирде. 
Айсылу Сәлимгәрәева кунакларны юбилярның матур тормыш юлы белән таныштырды. Эш дәверендә сәркатиб, савучы, лаборант-хисапчы вазыйфаларын армый-талмый, намус белән башкара Әнисә апа. 1997нче елда ул хаклы ялга чыга. 
Кадерле әниләрен котларга юбилярның балалары җыелган иде.  Уллары Альберт, Алик, кызы Лена тормыш иптәшләре белән Әнисә апага йөрәк түрләреннән чыккан теләкләрне җиткерде. Кече улы Алик, килене Нәзирә инде 30 елдан артык әниләре белән бергә тату гомер кичерәләр. 
Әнисә апага сокланмый мөмкин түгел. Әйткәндәй, аңа 90 яшьне биреп тә булмый – әле дә йөгереп тора ул. Юбилярдан озак яшәүнең сере белән уртаклашуын үтендем. “Озын гомер итүнең сере – тынгысыз хезмәттә”, – дип җавап кайтарды ул. Әнисә апаны шушы олы юбилее белән без дә тәбрик итәбез, аңа сәламәтлек, балалар, оныклар шатлыгы телибез. 

Лиана Ханмурзина.


0
105


0
Оставить комментарий