Ике бәйрәм бергә килде, күңелләрне нурга төрде

01.01.197005:01
Яңабирде авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме һәм милли көрәш буенча М.М.Миңнебаев призына республика турниры үтте. Авылга якын чәчәкле матур алан көнозын гөрләп торды. Тирә-яктан тамашачылар күп җыелды: товар һәм азык-төлек сатучылар килде, бала-чаганы җәлеп итү өчен төрле уен һәм ярышлар оештырылды.
Түргә сәхнә куелды. Бәйрәмне аның хуҗабикәсе, башлап йөрүчесе, авыл старостасы Рузилә Нәфыйкова ачты. Аннан соң тәбрикләү өчен Рәҗәп авыл биләмәсе башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимовка сүз бирелде. Килгән кунаклар – район хакимияте башлыгының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары А.Җ.Басыйров, физкультура һәм спорт комитеты баш белгече Р.М.Хуҗин, данлыклы якташыбыз, милли көрәш буенча Русия-нең спорт мастеры (Чакмагыш районында бердәнбер) Р.М.Миңнебаев, хаклы ялдагы укытучы, актив җәмәгатьче Р.М.Сәләхова һәм башкалар чыгыш ясады.
Авыллар елдан-ел төзекләнә, халык тормышын матур корырга, муллыкта яшәргә омтыла. Үрнәкле гаиләләр күп. Шундыйларның берсе – Рәсимә һәм Камил Гарифуллиннар гаиләсе бүген мәйдандагыларга үрнәк итеп куелды, бәйрәм бүләгенә ия булды. Рәсимә Рәүф кызы барлык хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия биреп үткәрде, актив җәмәгатьче, авылда мәдәниятлелекне үстерүгә, балалар арасыннан талантлыларны сайлап, зур сәнгать дөньясына чыгаруга лаеклы өлеш кертә. Үзешчән сәнгать дөньясында кайнап яшәгән Ландыш һәм Дамир Гәрәевлар гаиләсе дә актив тормыш рәвеше алып бара. Алар биш бала тәрбияли. Бүгенге чарада алар бергәләп “Җыйдым җиләк” җырын башкарды. Уллары Рәмил матур итеп биеде дә.
Бәйрәм кунаклары төрле яклардан иде. Кайберләре белән әңгәмәләшеп алырга да форсаты табылды. Шаран районында яшәүче бер ханым (үзен Зәмзәмия дип таныштырды) Казаннан кунакка кайткан туганнарын да алып килгән. Арадан бер ир-егетнең игътибарын авылның исеме җәлеп итте, ахыры – тарихы белән кызыксынды. Без, әлбәттә, сорауны җавапсыз калдыралмадык һәм туган як тарихын өйрәнүче Марат Ахуновның “Каръяуды авыллары тарихы” китабы буенча бел-гәннәребезне бәян иттек. Автор китабындагы түбәндәге юллар гәзит укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр: «Яңабирде һәм Сөрмәт исемнәре икесе бер үк авылны белдерә. Рәсми кәгазьләрдә Иске Сөрмәт, ә халык телендә Яңабирде исемен йөрткән бу авыл – Базы буена утырган татар авылларының берсе.
Хәзерге Яңабирде авылы Базының иң зур сул кушылдыгы Күәш елгасы буена урнашкан. Авыл елганың ике як ярына, ике яклы урамнар буйлап утырган. Яңабирде – Сөрмәт җирләре Күәшнең югарыдагы сул кушылдыгы Мунча елгасы белән аның түбәндәге уң кушылдыгы Өрекмән елгалары тамагы арасындагы ике як ярын били.
Тарихи яктан Яңабирде белән Сөрмәт һәркайсы мөстәкыйль авыл-лар булган. Сөрмәттә казаклы сосло-виегә керүче җир хуҗалары яшәгән, ә Яңабирде ясаклылар авылы була. Өстәвенә, без сөйләргә теләгән авыл борын заманнардан бирле Яңабирде исемен йөрткән”, – дигән юллар белән башлана. Арытаба Марат Габделислам улы Яңабирденең тарихи урыннары турында күп кенә кызыклы мәгълү-матлар китерә, Яңабирденең барлыкка килүе турында язуын дәвам итә. Нәсел җепләрен тарих төпкеленә тоташтыра, авылга беренче кешеләр булып Яңабирде баба Монашев һәм аның туганнары килеп утыруы, Яңабирде бабаның Тойма буеннан ХVII гасырның утызынчы-кырыгынчы еллары тирәсендә күченеп килүе, авылга 1665 еллар тирәсендә нигез салыну мөмкинлеге турында дәлилләр китерә. Ә менә исеме ХVIII гасыр башындагы җир белән алыш-биреш итү докуменларында күренгән Сөрмәт баба Мәмәткулов хакында мәгълүматның азрак бу-луын белдерсә дә, булган кадәресе дә авылның үткәнен күзалларга мөмкинлек тудыра. Яңабирде һәм Сөрмәт кешеләренең 1812-1815 еллардагы Ватан сугышында да катнашуы, авыл халкы озаткан яугир-ләрнең һәркайсы үз сословиесе вәкилләреннән төзелгән полкларда хезмәт итүе, Күәш буенда туып-үскән бик күп ир-егетләрнең хәрби юл үтеп Парижга кадәр барып җитүе, 1861 елгы реформадан соң Сөрмәт һәм Яңа Бирде авылларының күршедәге татар, чуваш, мари һәм урыс торак пунктлары белән бергә Каръяуды волосте составына кертелүе, Яңа Сөрмәт авылы барлыкка килгәннән соң авыл кешеләренең урманны арчып иген басулары ясавы һәм башка тарихи вакыйгалар турында сөйли. Гомумән, автор үзенең зур күләмле хезмәтләре белән гаять дәрәҗәдә әһәмиятле эш башкара. Районыбыз авылларының тарихын өйрәнеп, шәҗәрәләр төзеп, укымлы китаплар, тупланмалар чыгарып, газиз җиребезгә сөю тәрбияли, ата-бабаларыбызның игелекле гомер юлына байкау ясый. Ә тарихын бел-гәннең күңеле бай, киләчәге өметле.
Тәбрикләүләр соңында ат чабышы башланды. Рузил Нәфыйков (Яңа-бирде авылыннан) беренче килде. Икенче-өченче урыннарны Рәҗәп егетләре Рифат Вәлиев белән Данил Хөсниев бүлеште.
Төрле ярыш-уеннар дәвам итте. Капчык киеп йөгерү, багана өстендә атланып утырып капчык белән бәрешү, кыек баганага менү, йөгерү – һәммәсе планлаштырылган иде. Әлбәттә, бүләкләр җитәрлек иде, чөнки иганәчеләр байтак булган. Рузилә аларга ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде. Агалы-энеле Радик белән Рөстәм Миңнебаевлар, Ильвир Нурисламов, Рамил Сәхибгәрәев, Фәрит Сәйфетдинов, Әнисә Абзалова, Рәмил Нәфыйков, Фирдәвис Хәбибуллин, Айдар Галиев, Флүрә Нургалиева һәм башкаларның исемнәрен хөрмәт белән атап үтте.
Бәйрәмне әзерләүдә катнашкан Рәмит һәм Рузил Нәфыйковлар, Фларис Гайсаров, Илгиз Солтанов, Рәмил Галин, Рәшит Зарипов, Илһам Солтанов, Артур Сәфәргалиев, Фәнәвил Миңнегалиевка шулай ук зур рәхмәтле авыл халкы.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Рәзифә Сәхапова


0
53


0
Оставить комментарий