Сәкинә әби куаныч кичерде

30.01.201808:01
Сәкинә  Ширәева Яңа елны олы куанычлар  белән каршылады. Без дә  нур  балкып  торган  йортта яшәүче  хөрмәтле ветеранны 95 яше белән тәбрикләргә  килдек.
 Әбиебез   түр якта намаз  укый иде.  Актан  киенгән, күпне кичергән, мөлаем  йөзле ил  анасы безне ихлас күңеле белән, сөенеп  каршылады. Чакмагыш  авыл  Советы авыл биләмәсе  баш-
лыгы вәкаләтләрен башкаручы Миләүшә  Гыймаева, район  халкын социаль яклау бүлеге мөдире Ильвера Шәймөхәммә-това, район  хакимияте белгече  Луиза Хәбирова, район ветераннар  советы рәисе  Радис Сәрвәров олуг  юбилее уңаеннан  котлап,  матур теләкләрен  җиткерде,  ил  Президенты һәм район  хакимияте башлыгы-ның  котлау һәм Рәхмәт хатларын, бүләкләрен  тапшырды. Бу кадәр хөрмәтләнүдән Сәкинә  әби Ширәеваның  күңелен шатлык  биләде.
Ул ифрат  дәрәҗәдә  хәтерле: шаулап  узган  гомер  юллары турында сөйләп хәйран  итте.  Сәкинә  Мөшәрәф кызы  Яңа Биккенә  авылында туган.  Авыр  сугыш  елларында авылда бригадир  булып  эшләгән. Юклык заманда эш  оештыру авырлыкларының  онытыласы юк.  Сәкинә  әби ул  чор  вакыйгаларын  хисләнеп  телгә  алды. Рәтле киемнәре булмаган, ачлы-туклы үсмерләрнең  колхоз  йөген  тартышулары, хатын-кызларның ир-атларны алыштырып  таңнан  төнгә  кадәр басуларда бил  бөгүләре, фронттагыларга җылы киемнәр  әзерләп җибәрүләре — кыскасы, җиңүне якынайту өчен  бар  тырышлыкларын салулары турында сөйләп китте.
Ә бит  сугыштан  соңгы елларда да яшәү тиз  генә  җиңеләйми әле. Яу яланнарыннан  Җиңү яулап  кайтканнар  җиң  сызганып  колхоз  эшләренә  тотына. Авылдашы, күкрәгендә  орден-медальләр балкыткан  баһадир  егет Кнәзхан  Ширәев белән кавышып,  язмышларын  бер  итеп  матур  тормыш  коралар, 4  балага гомер һәм тәрбия биреп  зур  тормыш   юлына озаталар.
Сталинград, Днепр  алышларында батырлыклар  күрсәткән Кнәзхан  Җиһангали улы яралары сызлауларын  да  эш белән басарга тырыша.  Заманында Карл  Маркс исемендәге колхозның  иң  оста  тимерчесе, районның  танылган  рационализаторы иде.  Аның  алтын  куллары башкарган, уйлап  тапкан  эшләнмәләре механи-заторларның эшен  җиңеләйтте, колхозга икътисадый яктан  файда китерде.
Әлбәттә, балалары да ата-ана үрнәгендә  тәрбияле, эшсөяр булып  үсте. Гаиләләр корып, балалар үстереп яшәү рәвешләре белән дә  күпләргә  үрнәк алар.  Инде онык  балалары җирне ямьләп, әти-әниләренең  яхшы өмете булып  канат  ныгыта.
Сәкинә әби өлкән кызы Дилара Кнәзхан  кызы гаиләсендә  тыныч  картлык  көннәрен кичерә. Бик тә кадерле, бәхетле ул.  Балалары аны кунактан-кунакка гына йөртә.  Килен-кияүләреннән дә  уң-ды, кода-кодагыйлары белән килешеп, дустанә  яшиләр.  Барысы да юбилеена җыелып  тәбрикләделәр, олы хөрмәт, рәхмәт сүзләрен  җиткерделәр.
–Мин бу гаиләдә  бердәнбер  киленнәре, бар  гомерен  район  эчке эшләр системасында эшләүгә  багышлаган милиция подполковнигы Мөхәммәт Кнәзхан  улы белән 40 ел бергә  тату гомер  кичерәбез.  Инәкәй миңа “кызым” дип  кенә эндәште.  Апаларыбыз да бертуганнары кебек күрде. Кул  эшләренә  дә  ифрат  оста булды ул, – ди Чакмагыш  беренче  мәктәбендә  укытучы булып 37  ел  эшләгән Резеда Мисбах  кызы, биана-сына чәчәк гөлләмәсе  бүләк итте.  Сәкинә  әби исә сөенүен  ничек белдерергә белмәде:  рәхмәт әйтеп  догалар  укыды, илгә  иминлек теләде, бүгенге тыныч тормышның  кадерен  белергә  чакырды.

Зифа Галиева


0
80


0
Оставить комментарий