Уңай якка үзгәрешләр булсын өчен

25.01.201808:01
2018 — Башкортстанда Гаилә елы
Имин булмаган гаиләләр һәм гражданнарның яшәү шартларын тикшерү комиссиясенең чираттагы рейды Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә үтте.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы, комиссия рәисе Светлана Шакирова, муниципаль район хаки-миятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү ведомствоара комиссиясе сәркатибе Әлфия Гәрәева, опека бүлеге белгече Гөлнара Бакиева, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе сәркатибе Гөлдәр Имангулова, балигъ булмаган балалар эшләре буенча өлкән инспектор Гөлнара Бакиева, Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Марсель Хәсәнов, Иске Бәшир авыл мәктәбе директоры Гөлнар Хәсәнова, аның укыту-тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Ибраһимова, авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рәмзия Зиннәтуллина, яшьләр эшләре буенча белгече Сәйдә Бикмиева, участок уполномоченные Дамир Гәрәев, авыл фельд-шерлары Альфира Сәитова, Резеда Мөсәлләмова, Лилия Шәмсетдинова, “Газпром газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы, МЧС хезмәткәрләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Рейд барышында Иске Бәшир, Яңа Йомран, Яңа Калмаш, Иске Ихсан, Ташкалмаш авылларында яшәгән 17 гаилә хәле тикшерелеп, 41 бала өчен тудырылган яшәү шартлары каралды. Комиссия әгъзаларына Бәшир авыл Советында гомер итүче гаиләләрнең төрле яшәү рәвеше белән танышырга туры килде. “Газпром газораспределение – Уфа” җәмгыятенең райондагы филиалы хезмәткәре Рамил Хаҗиев газ белән бәйле булган барлык корылмаларны җентекле тикшереп, җитешсезлекләрне хәл итү буенча күрсәтмәләр бирде. Ул шулай ук һәр гражданга газ җиһазларын дөрес куллану кагыйдәләре аңлатылган белешмәләр таратты. МЧС хезмәткәре йорттагы электр үткәргечләр, янгын чыгу хәвефе турында хәбәр бирә торган җайланмаларның төзеклеген тикшерде.
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркатибе Гөлдәр Имангулова 15 гаиләдә профилактик әңгәмәләр үткәреп, хәвеф төркемендә торганнарына кисәтү ясап, имзалар алды. Ир-атларны каты бәгырьле, дибез. Алар арасында да киң күңелле, бала җанлылар бар икән. Үз баласын чит иргә ташлап киткән кәккүк-анага бернинди аклану да юк. Нарасыен язмышның салкын кочагына ташлап китүче ана үзенең алдагы көнен бөтенләй уйламый да, күрәсең. Үз баласы булмаса да, әлеге ир-егет аны приюттан кире кайтарыр өчен барлык документларны җыйган. Кечкенәдән карап үстергәч, үзенеке кебек якын ул аңа. Яшьле күзләреннән хәсрәт бөркелгән бу ир-атка һәйкәл куярлык.Рейд барышында комиссия әгъзалары ана капиталы ярдәмендә йорт сатып алып, матур итеп гомер иткән гаиләнең яшәү шартларын карап чыкты. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, исәпкә алы-нып, хәвеф төркемендә торган ике гаиләдә уңай якка сизелерлек  үзгәрешләр бар. Балаларын приюттан кире кайтарыр өчен йорт хуҗалары имин тормыш алып барып, йортларын төзекләндереп, анда балалар өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудырган. Димәк, комиссия белән берлектә башка органнарның тырышлыгы, эшчәнлеге юкка булмаган. Башкалар да алардан үрнәк алып, тәртипле, лаеклы, кешечә тормыш-ка аяк басар, дип ышанасы килә.
Рейд вакытында ике гражданга социаль хезмәткәр ярдәме кирәклеге ачыкланды. Моның өчен җаваплылар бу мәсьәләне исәпкә алды. Комиссия әгъзалары Иске Бәшир, Иске Ихсан, Яңа Йомран мәчетләренә дә кереп чыкты. Аларда шулай ук хәвефсезлек чаралары, иман йортының документлары һәм әдәбияты тикшерелде. Матур итеп төзелеп килгән Ташкалмаш мәчетен дә карап үттеләр.

Лиана Ханмурзина.


0
86


0
Оставить комментарий