Зур максатлар куелды

16.11.201709:11
Районда спорт үсешенә елдан-ел күбрәк игътибар бүленә. “Чакмагыш – Арена” боз шугалагы ачылу республика күләмендә тарихи вакыйга булды.
Шул көннән башлап өсте ябулы боз шугалагында олысы-кечесе хоккей уены буенча күнекмәләр ясап камилләшә, хәтта тирә-як районнардан киләләр, республика күләмендәге ярышлар да монда үтә.
Атнаның һәр көнендә, иртәсен дә, кичләрен дә боз мәйданы гөр килеп тора. Боз шугалагы директоры Рөстәм Шәеховка мондагы эшчәнлек турында кызыксынып сорау бирдек, ул түбәндәгеләрне әйтте: “Спорт яшь аермый. Теләге булган һәркем килеп шөгыльләнә ала. Чакмагышның танылган хоккейчыларын берләштергән “Строитель” командасы республика чемпионаты, “Авыл уеннары” ярышларында катнашып, район данын яклый. Моннан тыш, һәвәскәр уенчыларның “Төнге бүреләр” командасы (тренеры Илдар Гыйниятуллин) өметле уенчыларны берләштерә.
Ә иң мөһиме — спортсөяр балалар үсә, спортның бу төренә мөкиббән киткән үсмерләр сафы ишәя. Балалар төркемнәргә бүленеп шөгыльләнә, һәркайсына тренерлар беркетелгән. Иң кечкенәләр (5 яшьтән йөрүчеләр һәм зурраклар) белән тренер Азат Мәҗитов шөгыльләнә. 2007-2008нче елгы малайларны Эдгар Вәлиев хоккей уены серләренә төшендерә. Айдар Камалетдинов ике төркем яшь хоккейчыларны ярышларга әзерли.
Бу төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр балалар хоккей лигасында һәм үсмер хоккей лигасында катнаша”.
Рөстәм Фәвис улы алга планлаштырылганнар белән дә уртаклашты, фигуралы шуу буенча төркемнәр оештыру мөмкинлеге барлыгын да әйтте. Гомумән, күп чыгымнар таләп ителгән, республика күләмендәге зур төзелешнең нәтиҗәле файдаланылуы аеруча мөһим. Нәкъ менә шул максаттан районыбызга Чишмә, Әлшәй, Благовар, Бакалы, Илеш, Дүртөйле, Кушнаренко, Балтач, Бүздәк районнарыннан вәкилләр килде. Алар тәүдә “Чакмагыш – Арена” боз мәйданчыгында булды. Гомум мәйданы 2983 кв. метр булган заманча бинаны, аның эчендәге 59х29 метр күләмле боз мәйданын, уенчыларның душ, кием алыштыру бүлмәләрен, ике йөзгә якын тамашачыга исәпләнгән урыннарны һәм башкасын карап-танышып чыкты. Кыскасы, биредәге эшчәнлекне, мөмкинлекләрне күреп сокланды.
Сөйләшү район мәдәният йортының конференция залында дәвам итте. Муниципаль район хакимия-
те башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев киңәшмәне ачты, районда электән үк хоккей спортының алга киткән булуы, спортчыларыбызның республика, Русия буенча ярышларда катнашып, зур җиңүләр яулавы турында әйтеп узды, хоккейны, гомумән, спортны үстерүгә зур көч салган СССРның спорт
мастеры, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы һәм тренеры Фидрат Гыймаевны олылап телгә алды. Бүгенге көндә хоккей спортын үстерү, спортчылар әзерләү буенча башкарылганнар, алга планлаштырылганнар белән уртаклашты. Хоккей магазинын, читтән килгәннәрне кабул итү өчен
кунакханә ачу да күз уңында тотылган эшләр булуын ассызыклады.
Әйе, Чакмагыштагы боз мәйданчыгына күнекмәләр үткәрергә тирәяк авыллардан гына түгел, хәтта чит
районнардан да киләләр. Бүгенге чарага җыелучылар боз шугалагына мөмкин кадәр күбрәк спортчыны җәлеп итү, аларга шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар булдыру, аренда хаклары һәм башка
мәсьәләләр буенча фикер алышты, киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Кыскасы, бу көнне республикада бер булган боз шугалагын авыл спортчыларын әзерләү һәм үстерү, даими рәвештә ярышлар оештыру юнәлешендә максатлы файда ланырга, дигән бурыч куелды.

Зифа Галиева


0
27


0
Оставить комментарий